Мәктәбебездә бакча балалары белән бергәлектә Гаилә бәйрәме утте.Әти-әниләр дә, балалар да бәйрәмнән бик канәгать калды.
Үрәзмәт башлангыч мәктәбендә Исәнсеф, Тат.Бүләр, Сәет, М.Бүләр укучылары һәм бакча балалары катнашында Лучше всех! уены узды.Балалар үзләрен төрле өлкәдә сынадылар.
Мәктәбебездә балалар бакчасы белән берлектә Яңа ел бәйрәме узды.Балалар Кыш бабайга матур-матур шигырьләрен, җыр, биюләрен бүләк иттеләр.
Укытучы - изге һөнәр Кайсы да булса урта яшьтәге тәҗрибәле һөнәр иясеннән: «Сез 17-18 яшегезгә кире кайтсагыз, шушы ук һөнәрне сайлар идегезме?» - дип сорасаң, аның үз һөнәренә катлаулы юл үтеп, күп сайланулар, үзен башка өлкәдә сынап караулар аша килүе хакында ишетәсең. Чыннан да, кулына мәктәпне тәмамлау турында аттестат алган вакытта кем генә үзенең киләчәктә нинди юл сайларга кирәклеген икеләнмичә әйтә ала икән? Минемчә, андыйлар бик сирәктер. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп, сагынып барсын.
Поделиться с друзьями: