Нургалиева Тәнзилә Зөфәр кызы.
Мин үзем гади авыл кызы. 1974 елның 1 январь иртәсендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салганмын. Әнием киномеханик, әтием электрик. 1981 елның 1 сентябрендә Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбенә укырга кердем. Аны 1991 елда уңышлы гына тәмамлап Түбән Кама педагогия көллиятенең педагогия факультетында укый башладым. 1993 елны уңышлы гына имтиханнарны тапшырып диплом алып укуны тәмамладым. Шул ук елны күрше авылда балалар бакчасында тәрбияче булып эшкә урнаштым. 2000 елдан алып авылыбыз мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшлим. 2003 - 2007 елларда Чаллы педагогия институтында читтән торып югары белем алдым. 2009 елда өстәмә белгечлек буенча инглиз теле фәнен үзләштердем. Бүгенге көндә башлангыч класс укытучысы булып балаларга белем һәм тәрбия бирәм.
Укытучы - изге һөнәр Кайсы да булса урта яшьтәге тәҗрибәле һөнәр иясеннән: «Сез 17-18 яшегезгә кире кайтсагыз, шушы ук һөнәрне сайлар идегезме?» - дип сорасаң, аның үз һөнәренә катлаулы юл үтеп, күп сайланулар, үзен башка өлкәдә сынап караулар аша килүе хакында ишетәсең. Чыннан да, кулына мәктәпне тәмамлау турында аттестат алган вакытта кем генә үзенең киләчәктә нинди юл сайларга кирәклеген икеләнмичә әйтә ала икән? Минемчә, андыйлар бик сирәктер. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп, сагынып барсын.
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңө төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургыл. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән: көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек...
Фәнис Яруллин
Поделиться с друзьями: